Тойгуҗа авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 16 феврале, җомга

15 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 29 еллыгы уңаеннан "Әфган сугышы кайтавазы " дип аталган тарихи сәгать үткәрделәр. Әфган сугышында катнашкан Тойгуҗа авылы егете Илфат Миназетдинов, сугыш вакыйгаларын яңадан хәтерендә яңартып, мондый михнәтләрне булачак солдатларның күрмәвен теләде. Авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин, саулык -сәламәтлек теләп, Рәхмәт хаты тапшырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International