Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 16 феврале, җомга

16 нчы февраль көнне Сәйтәк авыл клубында “Ләйсән” балалар бакчасы балалары өчен Театр елы уңаеннан “Әкияттә кунакта” исемле мавыктыргыч кичә булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Ясминур Г., “Әкият чәчәге” ярдәмендә ,балаларны әкиятләрне искә төшерергә ярдәм итте. Балалар һәр чәчәк таҗында урнашкан  әкиятләрне искә төшереп , хәрәкәтле уеннар, җырлы-биюләр башкардылар. Соңыннан “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерделәр. Моның өчен  аларга өстәл театры кулланмалары ярдәмгә килде. Бармак театры алымнары белән “Маша һәм аю” әкиятен сәхнәләштерделәр. Үзләрен чын артистларча хис иттеләр.Балалар кичәдә бик теләп катнаштылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International