Татар Тәкәше авылы хәбәр итә

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

Яраткан кешеңнең, мәхәббәтнең кадерен белү хисе, матурлыкка, иҗадилыкка мәхәббәт тәрбияләү – бу матур хисләр турында Татар Тәкәше авылында узган Гашыйклар көне уңаеннан уздырылган кичәдә фикер алыштылар.  Изге Валентин көненең килеп чыгышы турында клуб мөдире Мусина Айгөл тарихи мәгълүмат бирде. Кичә төрле уеннар белән башланды: Мәхәббәт турында шигырьләр укылды, шуларның исемен һәм авторын табарга кирәк булды, “Әдәби геройларның парларын табу”, ”Яраланган йөрәк” уеннары да оештырылды. Моңлы тавышлары белән Ахкиямова Тәслимә “Парлы чыршылар”, Нуриева Мансура “Бәхет өчен күп кирәкми” дигән җырлар бүләк иттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International