Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

18 нче февраль көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче Розалия Яраханова белән берлектә "Май Чабу - Масленица" бәйрәмен уздырдылар. "Татар авылы булуга карамастан, бу бәйрәмне бик теләп уздырабыз, чөнки бөтен милләт бәйрәмнәрен дә белергә, хөрмәт итәргә кирәк",- дип сүзен башлады һәм бәйрәмне ачып җибәрде Фирдәвес Рәхмәтуллина. Аннары әлеге бәйрәмнең тарихы турында таныштырыр өчен Розалия Яраханова сүз алды. Бәйрәмдә күңелле уеннардан тыш, җыр, бию  тынып тормады. Гөлнар Ситдикова пешереп торган кайнар беленнәр, тәмле үләннәрдән әзерләнгән сихәтле чәй эчү һәркемнең кәефен күтәреп җибәрде. Бәйрәмнең иң югары ноктасы: карачкы  яндыру булды. Әлеге чарадан һәркем канәгать калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International