Тойма авылында Муса Җәлилне искә алдылар

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Исемең калды бер җыр булып үзеңнән соң килгән буынга»

 

       17нче февральдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган "Исемең калды бер җыр булып үзеңнән соң килгән буынга" дип исемләнгән әдәби кичә уздырдылар.

          Шагыйрьнең китапларыннан «Муса Җәлил - үлемсез шагыйрь»  исемле күргәзмә оештырылды. Китапханәче Ямалутдинова Фирзәвия Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шагыйрь турында презентация курсәтелде. Балалар «Кошчык»,  «Яз», «Вәхшәт», « Яшь ана»  һәм башка шигыйрьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.  Кичәгә килгән 3 бала үзләренең Тойма авылының Муса Җәлил урамында яшәүләре турында горурланып сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International