21 нче февраль көнне Сәйтәк авыл клубында , якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Булачак солдатлар без” дип исемләнгән спорт бәйрәме булды.Бәйрәмгә “Ләйсән” балалар бакчасы балалары һәм әти-әниләре килде.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Ясминур Г., барлык килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте, бәйрәм тарихы белән таныштырды. Спорт бәйрәме килгән кунакларны төрле яклап сыный торган ярышларга бик бай булды. Балалар да, әти-әниләре дә җитезлектә, тапкырлыкта , осталыкта көч сынаштылар. “Саперлар, “Снайперлар”, “Разведчиклар” ,”Дошман тылында” “Сазлыктан чык” ярышларында бик теләп катнаштылар.Кичә җырлы-биюле уеннар белән аралашып барды. Әниләр дә,бәбиләр дә моряклар ,солдатлар булып биеп, үзләренең осталыкарын курсәттеләр. Ватанны саклаучылар көненә багышланган сорауларга да җаваплар төгәл әйтелде. Соңыннан балалар, әти-әниләре белән берлектә , тәрбияче Ефимова Л.М. җитәкчелегендә , тау шуарга бардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)