21 февраль көнне Сәйтәк авылы китапханәсендә ,Туган тел көне уңаеннан, “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Кичә мәктәп укучылары өчен оештырылды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. һәм китапханәче Данилова Е.И. укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар. Кичәнең максаты балаларда туган телебезгә мәхәббэт hәм туган телебез белэн горурлану хисләре тәрбияләү иде..«Туган тел дәүләт теле» дигән темага әнгәмә оештырылды. Гизатуллина Я.Г., презентация аша,балалар өчен тел белән бәйләнешле уеннар оештырды.Түгәрәк һәм хәрәкәтле уеннар уйналды. Данилова Е.И. китап күргәзмәсе белән таныштырды. Укучылар Туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар. Кичәбез "Туган тел" дигән җыр белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)