21 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре ЮНЕСКО тарафыннан кабул ителгән Туган тел көне уңаеннан "Туган телем - иркә гөлем " дип аталган бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Башта Сафина А.А. һәм Мухаметзянова А.Х. тамашачыларны телләр, аларның төркемнәре, килеп чыгышлары һәм телләрне саклау мәсьәләләре турында мәгълүмат җиткерделәр. Тойгуҗа авылында яшәүче татар, рус, удмурт халкы вәкилләре бер-берсен үз телләрендә тәбрикләделәр, шарадалар, табышмаклар чиштеләр, санамышлар әйтеп "Кем кала" уенында шигырьләр, әкиятләр укыдылар, такмак әйтештеләр. Тизәйткечләрне иң тиз отып алучы Старикова Галина һәм Кудрина Гөлсинә булды. Шулай ук Башенина Е., Батыршина Л., Стариков Владимирның җырлавы барысына да ошады. Уен-җыр, бию белән тамаша кунаклары күңелле ял иттеләр.
.jpg)