“Без фольклор укыйбыз” акциясе

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Камай авылы мәктәбендә бу көнгә багышланган бәйрәм чарасы уздырылды.

Татар теле укытучысы Мингатина Л.Х.әзерләгән КВН уенында катнашып,укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Китапханәче Галимуллина Г.М. “Без фольклор укыйбыз” Бөтенроссия акциясе кысаларында  фольклор төшенчәсе белән таныштырды.Татар халкының телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән иҗат әсәрләре – риваятьләр һәм легендалар, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар,   халык җырлары турында сөйләштеләр, бәет һәм мөнәҗәтләр тыңладылар. Чарага  китап күргәзмәсе оештырылган иде.

“Без фольклор укыйбыз” Бөтенроссия акциясенә “Чулпан” балалар бакчасына йөрүче балалар да кушылды. Алар китапханәче Галимуллина Г.М. укыган әкиятләрне тыңладылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International