Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Песәй авылы мәктәбендә күп кенә чаралар уздырылды. Шулар арасыннан зур әзерлек белән үткәрелгән "Җыр белән стройда йөрү" бәйгесен аеруча билгеләп үтәсе килә.Әлеге чарада 9-11 сыйныф укучыларын әзерләүдә үзеннән зур өлеш керткән мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллинаны да атап үтми мөмкин түгел. Ул горурланып, иң яхшы чыгыш ясаулары өчен, укучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, булачак солдатларга соклануларын да яшермәде. Мондый чаралар яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә мөһим роль башкаруын да онытмаска кирәк.


