23 нче февральдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Без дә солдатлар идек " дигән очрашу кичәсе үткәрделәр. Төрле елларда хәрби бурычларын үтәп кайткан ир-егетләр төгәллекне, җитезлекне, осталыкны таләп итә торган биремнәрне җиренә җиткереп үтәделәр.Кичәдә шулай ук хәрбиләргә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады, армиягә кагылышлы төрле хәлләр искә төшерелде.. Авыл җирлеге башлыгы Сафин Рафит авылдашларын бәйрәм белән котлады, уеннарда актив катнашканнарга бүләкләр тапшырылды