Батырлык дәресе "Ватанны саклау хезмәте"
23 февральда Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә "Ватанны саклау хезмәте" дип исемләнгән батырлык дәресе уздырдылар. Балалар ике: "Кыюлар" һәм "Җитезләр"командаларына бүленеп,төрле ярышларда, кыенлыклар киртәсен үтүдә, яралыга беренче ярдәм күрсәтүдә үзләрен сынадылар. Рәзит абый балаларны хәрбиләрчә атлап йөрергә өйрәтте. Рус халык әкияте "Колобок" буенча эшләнгән кызыклы уенны бик яратып уйнадылар.Командалар арасында дуслык җиңде. Батырлык дәресе чәй табыны белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)