Песәй авылы үзешчәннәре күрше Турай авылы мәдәният йортында концерт куйдылар. Залда 2 сәгатькә якын алкышлар тынып тормады. Зәвыклы җырчылар, дәртле биючеләр, күңелле күренешләр - барысы да халык мәхәббәтен яулады. Шундый җылы итеп кабул итә белгәннәре өчен, тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. 24 нче февраль көнне Турай һәм Ахтиял авылы үзешчәннәре җавап концерты белән Песәйдә кунак булдылар. Авыл халкы бик канәгать калды. Авыллар арасындагы иҗади дуслык озын гомерле булсын иде дигән теләктә калабыз.


