6 нчы март көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре авылның мөхтәрәм апалары белән очрашу уздырды. Бу кичә 8 нче март бәйрәме уңаеннан оештырылды. Чәй өстәле артында күңелле әңгәмә, авылыбызның абыстае Нәсимә апа белән Сабира апалар укыган мөнәҗәтләр, Гөлнар Ситдикованың матур җырлары, балалар чыгышлары - барысы да бәйрәмгә матур төсмерләр өстәде. Чыннан да, бу очрашу әниләрнең иң изге җанлы, иң кадерле кешеләр икәнлеген аңларга тагын бер кат инандырды. Өлкәннәр мәдәният хезмәткәрләренә шундый кичә әзерләгәннәре өчен, зур рәхмәтләрен җиткерделәр һәм алдагы эшләрендә унышлар юлдаш булсын дигән матур теләкләрен дә белдерделәр.


