7 март көнне Сәйтәк авыл клубында авылыбызның “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әни белән бергәләп” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәмгә балалар бакчасына йөрүче балаларның әниләре, әбиләре чакырылган иде. Балалар ,тәрбиячеләре Ефимова Л.М. белән берлектә , әниләренә шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар , биюләр бүләк иттеләр. Ә әниләре белән бергә күмәк бию балаларга бигрәк тә ошады.Авыл клубы хезмәткәрләре бәйрәмдә катнашучы әниләргә, бәбиләргә хәрәкәтле уеннар тәкдим итте. Һәр бала татлы призларга, ә әниләр балаларының үз куллары белән ясаган бүләкләренә лаек булдылар. Бәйрәм иртәсе бик күңелл узды.



