8 март халыкара хатын- кызлар көне- язның иң күркәм бәйрәме. Шушы уңайдан, Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре Фирдәвес Рәхмәтуллина, Рафаэль Кабировлар бәйрәмгә бик күп чаралар әзерләделәр. Шуларның иң беренчесе: 6 нчы март көнне уздырылган "Рәхмәт сезгә, әниләр!" дип исемләнгән кичә. Әлеге чарада авылыбызның ак яулыклы апалары катнашты. Аларга чәй өстәле һәм күңелле концерт әзерләнде. 7 нче март исә бәйрәм вакыйгаларына бик бай булды. Иртә белән сәгать 9 да "Чулпан" балалар бакчасында уздырылган бәйрәм иртәсендә Рафаэль Кабиров уйнаган матур көйләр астында, нәниләр әниләрен җырлар, биюләр белән сөендерделәр. Көндезге 11 сәгатьтә бәйрәм рухы мәктәп кысаларында хөкем сөрде. Мәдәният хезмәткәрләре " Әни - иң матур сүз" дигән кичәгә күңелле күренешләр, җырлар әзерләүдә укучыларга зур булышлык күрсәттеләр. Шул ук көнне мәдәният йортында Тәкәш һәм Песәй авылы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән " Җырлар бәйләме сезгә, хатын -кызлар!" дип исемләнгән концерт булып узды. Бәйрәмдә яңгыраган җырлар,башкарылган биюләр, сәхнәләштерелгән күренешләр һәркемнең кәефен күтәрде. 8 нче март көнне Песәй авылы үзешчәннәре Тәкәш халкына бәйрәм концерты бүләк итте. Тамашачылар, алкышлар аркылы, үзләренең никадәр дәрәҗәдә канәгать булуларын һәм рәхмәт хисләрен аңлата алдылар.