8 мартта Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Мәңге яшә әнием» дип исемләнгән ял кичәсе уздырылды. Яңабирде җирлеге башлыгы Никифоров Евгений Николаевич хатын- кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бу чарада хатын- кызлар хөрмәтенә матур җырлар җырланды , дәртле биюләр башкарылды һәм күркәм чәй өстәле әзерләнде.