8 март Халыкара - хатын кызлар көне уңаеннан Камай авылы мәдәният йортында “Бер күрешү –бер гомер ” исемле кичә уздырылды.
Кичә шигъри юллар белән башланып китте. Аннан соң тамашачыларга мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән “Җырлыйк, әле ” уены тәкъдим ителде. Кичәдә катнашучылар китапханәче Галимуллина Г.М. әзерләгән “Башваткыч” уенында тапкырлыкларын сынадылар. М.Маликованың “Арыш тәме”, Г.Галимуллинаның “Ефәк кулъяулык” әсәрләре буенча эшләнгән буктрейлерлар карау, әлеге китапларга карата зур кызыксыну уятты. Соңыннан кичәдә катнашучылар бер-берсенә матур, җылы теләкләр теләшеп, бәйрәм табыны артында аралашып күңел ачтылар.