Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 13 марты, сишәмбе

Сәйтәк авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Җырлыйк әле” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булды. Бәйрәмгә авылыбызның яше-карты җыелды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. тамашачыларны бәйрәм белән котлап,ярышларда катнашырга өнәде. Бәйрәм ярыш рәвешендә алып барылды. Бәйрәмебез кунаклары әниләргә багышланган җырларны искә төшереп, күңелле ярышларда катнаштылар. Күмәкләшеп җырладылар ,биеделәр. Ярышлар авылыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының концерт номерлары белән уралып барды. Авылыбыз хатын-кызларына бәйрәм бүләге-фокусник-эллюзианист  Адель Ахунзянов чыгышы булды.Бәйрәм кичәсе  бию программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International