Бәзәкә авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 13 марты, сишәмбе

 Бәзәкә авылы мәдәният йортында Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан бик матур чара булды. Авылның иң батыр, иң көчле рухлы ир егетләре хатын – кызларга бәйрәм бүләге матур концерт программасы әзерләделәр. Яңа җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар бер-бер артлы тамашачының кочле алкышларына күмелеп барды. 300 урынлы залда бер генә буш урын да юк иде. Сәхнәдәге егетләргә җанатарлар “Сез булдырасыз!” “Молодцы!” дигән плакатлар белән көч өстәп тордылар. Мәдәният йортында бу көнне шуның хәтле җылы, күңелгә рәхәтлек бирә торган атмосфера хөкем сөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International