Әгерҗеләр белән иҗади дуслык ныгый

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Песәй авылы халкы 12 нче март көнне мәдәният йортына күңелле ял концерты карарга җыелды. Бу юлы тамашачылар Әгерҗе районы мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концертны карап хозурландылар. Залда Турай, Тойгуҗа, Бәзәкә авылларыннан килгән тамашачылар да бар иде. 5 нче март көнне Менделеевск районы үзешчәннәре Әгерҗе районы Салагаш авылында зур концерт белән халыкны сөендерде. Шуңа җавап йөзеннән әзерләнгән Әгерҗе кунаклары  тәкъдим иткән концерт, чын мәгънәсендә, әлеге кичне бәйрәмгә әйләндерде. Артистлар тарафыннан башкарылган дәртле җырлар, баянчылар ансамбле уйнаган көйләр күтәренке кәеф бүләк итте. "Балачак" бию төркеме тәкъдим иткән биюләргә көчле алкышлар белән югары бәя бирелде.
Районнар арасындагы иҗади дуслык алдагы елларда да югалмас, киресенчә, халык күңеленә үтеп керерлек эстетик зәвыклы концертлар дәвамлы булыр дип уйлыйсы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International