13 нче март көнне Песәй мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән "Террорчылыкка юк дип әйтик" дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Сөйләшү террорчылык сүзенә аңлатма бирүдән башланды. Мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина әзерләгән "Син беләсеңме?" дигән эшлекле уен укучыларда зур кызыксыну уятты, аларның фикер йөртүләрен, эчке кичерешләрен ачыкларга ярдәм итте. Әлеге чара укучыларны төрле ситуацияләрдә югалып калмаска, уяу булырга өйрәтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)