Су! Аның тәме дә, төсе дә юк. Дөньяда, тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су җир сугара - иген игүгә, җиләк-җимеш, төрле кош-кортлар үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.
Ел саен 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Бу көнне Камай авылы китапханәче Галимуллина Г. һәм мәктәп белән берлектә «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» ‒яхшы эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН » акциясе кысаларында, суга багышланган экологик дәрес уздырылды.
”Елгалар” исемле презентацияне карап, балалар елгаларның төрләре турында мәгълүмат алдылар, дөньядагы һәм безнең илебездәге иң озын елгаларны ачыкладылар. Елгалар турында кызыклы мәгълүматларны кызыксынып тыңладылар.Чара азагында сулыкларны пычранудан сакларга кирәклеге турында әңгәмә уздырылды.
.jpg)
.jpg)