Татар Тәкәше авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 16 марты, җомга

Татар Тәкәше авылында “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында ялгыз авылдашларга ярдәм иттеләр.

“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит” диелә татар халык мәкалендә.   Кешеләргә эшләгән яхшылык сиңа яхшылык булып кайта. Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү бик начар гадәт. Шуңа күрә шәфкатьле, ярдәмчел булырга, бер-береңә матур, ягымлы сүзләр әйтеп, күңелләрне күтәрергә омтылырга кирәк. Татар Тәкәше авылында ялгыз яшәүче   Ямалиева Мөнәвәра апа белән  Габдулла абый бар.  Авыл активистлары аларга сулар ташыдылар, карларын көрәделәр, чәйгә күчтәнәчләр алып килделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International