Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 16 марты, җомга

16 март көнне Татар китапханәсе 7 нче мәктәп укучылары белән Л.Толстой әсәрләрен уку акциясенә кушылды. Китапханәче Г.Хафизова балаларга язучының тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирде, слайдлар аша әдипнең туган ягы, музей-йорты,төрле еллардагы фоторәсемнәребелән таныштырды.

Л.Толстойның “Ике дус” (“Два товарища”), “Арыслан һәм тычкан” (“Лев и мышь”) мәсәлләре рус телендә, “Чия төше” (“Косточка”) хикәясе татар телендә укылып, фикер алышу үткәрелде. Видеязмада “Сикерү” (“Прыжок”) әсәрен карап, балалар тәэсирләре белән бүлештеләр.

Ахырда, укучылар “Л.Толстой – бөек рус язучысы” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм өйдә уку өчен китаплар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International