Мәрхәмәтлелек сүзе бүгенге көннәрдә ешрак яңгырый. Бу аңлашыла да, чөнки "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" бара. Шушы уңайдан Песәй мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәчесе белән берлектә "Яхшы гамәлләр кылыйк" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырдылар. Укучылар түгәрәк өстәл артында әлеге темага бик теләп сөйләштеләр. Әле сайлаучылар рәтенә кермәсәләр дә, укучылар аның тәртибе, хокуклары турында да тиешле мәгълүмат алдылар. Яхшы гамәлләр эшләүне һәркем үзеннән башларга тиеш. Юкка гына "Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер" дип әйтмиләр бит.
.jpg)
.jpg)
.jpg)