Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

21 март  көнне  Сәйтәк  авыл клубында "Терроризмга каршы бергәләп" дигән әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә күптармаклы үзәктә эшләп килүче  ФАП, балалар бакчасы, авыл клубы хезмәткәрләре һәм төрле яшьтәге балалар  катнашты. Террорчылык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы.  Авыл клубы мөдире  Я.Гыйзәтуллина илебездә булган теракт очраклары турында сөйләде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге, бигрәк тә һәрберсенә  үзләренең хезмәт урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге аңлатылды. Шул ук вакытта балаларга  да төрле очракларда үзләрен ничек тотырга кирәклеге  турында  аңлатылып, аларның фикерләрен тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International