Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 23 марты, җомга

  23 нче март көнне Сәйтәк авыл клубында  “Ләйсән” балалар бакчасы балалары өчен “Лев Толстойның балачагы “ дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г., балаларның яшь  үзенчәлекләрен истә тотып, аларга аңлаешлы рәвештә язучының тормышы белән таныштырды. Балалар  язучы кечкенә чагында  уйнаган уеннарны :ярыша-ярыша чыршы куркәләре һәм чәчәкләр  җыйдылар, “атта “ атланып йөгерделәр, “Йөгерек су “ уенын уйнадылар.Язучы кечкенәдән ук бик укымышлы,тырыш булган. Балалар да презентация аша, математик биремнәр утәп, табышмакларга җаваплар биреп үзләренең  тырышлыкларын күрсәттеләр.Лев Толстойның “Азбука” китабына нигезләнеп, шаян шигырьләр аркылы, алфавитның   кайбер хәрефләре белән таныштылар. Язучы гомер буе спорт белән шәгыльләнгәнен дә  белгәч, бик тырышып   музыкаль гимнастика ясадылар. Кичәдә кулланылган  биремнәр һәм музыкаль бизәлеш   мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  мөмкинлегенә карап төзелде. Кичә азагында Гизатуллина Я.Г. “ әгәр дә гел шушылай тырыш булсагыз, сездән дә Лев Толстой шикелле бөек кешеләр килеп чыгар” дип, балаларны баллы призлар белән сыйлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International