Батулла мәзәкләре

2018 елның 27 марты, сишәмбе

23 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстаннын халык язучысы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан "Батулла мәзәкләре"дип аталган әдәби кичә үткәрелде.

Китапханәче язучының биографиясе белән таныштырды һәм Батулланың "Туган ягым-Зәй төбәге" дигән истәлек-хатирәләреннән язучының якташлары, укытучылары, авылдашлары турындагы язмалардан өзекләр укып китте. Язучының иҗаты күпкырлы, ә бүген тематикадан читкә тайпылмыйча, аның язучылар, сәнгать әһелләре тормышыннан алып язылган кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләр турында укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International