Су – табигатьнең могҗизалы бүләге

2018 елның 27 марты, сишәмбе

22 мартта Бөтендөнья су көне билгеләп үтә. Укучыларның су турындагы белемнәрне арттыру, суның әһәмиятен һәм кулланылышын күрсәтү, суга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан китапханәче Галимуллина Г. Камай авылы мәктәбендә “Су – табигатьнең могҗизалы бүләге” дигән интеллектуаль уен уздырды.

Гади һәм шул ук вакытта могҗизалы судан да кыммәтлерәк нәрсә дөньяда юктыр. Балаларга су, аның үзенчәлекләре, тормыштагы  әһәмияте турында сөйләнде. Елга-күлләргә, чишмәләргә, сулыкларга сакчыл караш кирәклеге аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International