Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 30 марты, җомга

   29 нчы март көнне Сәйтәк авыл клубында “Бәрмәнчек бәйрәме серләре” дип аталган кичә булды.Укучыларның язгы каникулларын файдалы һәм мавыктыргыч  итеп уздыру максатыннан оештырылган кичәдә, авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларны  бәйрәмнең тарихы, йолалары белән таныштырды. Соңыннан укучылар өчен, аппликация алымнары кулланып , картон битендә бәрмәнчек ботагы ясау буенча мастер-класс уздырылды. Бәйрәм көнендә  ( 1 апрель -Вербное воскресенье) әзерләнгән открыткалар авылыбызның өлкәннәренә бүләк ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International