Театр елы кысаларында Песәй авылы мәдәният йортында төрле чаралар уздырыла. Шуның чираттагысы 27 нче март – театр көненә багышлап, мәктәп укучыларының язгы ял көннәрендә “Театр дөньясында” дип исемләнгән чара уздырылды. Әлеге очрашуны мәдәният хезмәткәре Фирдәвес Рәхмәтуллина һәм авыл китапханәчесе Розалия Ярахановалар әзерләде. Театр сәнгатенең барлыкка килү тарихы, аңа нигез салучы драматурглар, бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килүче театрлар хакында күп мәгълүмат җиткерелде. Г. Камалның “Беренче театр” спектаклен карау һәм фикер алышу бик кызыклы булды. Һәркемнең күңел түрендә әлеге сәнгатькә карата кызыксыну уянганлыгы әллә каян сизелеп торды. Залга җыелган балалар үзләре дә бәйрәмнәрдә күңелле күренешләрне сәхнәләштерергә яраталар. Алга таба алар белән әлеге эшне җәелдереп җибәрербез дигән өмет тә бар. Очрашу чәй өстәле артында тәмамланды.



