Менделеевск районы туган якны өйрәнүчеләр һәм тарихчылар җәмгыятенең чираттагы утырышы музейда үтте. Биредә методик берләшмә җитәкчесе Эльмира Вәлиева җитәкчелегендә районның тарих укытучылары, БИҮ хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары, туган якны өйрәнүчеләр катнашты.
Туган якны өйрәнү музее директоры Елена Мещерякова кунакларны шәһәрнең 50 еллыгына багышланган яңа күргәзмә, музей эшчәнлеге, киләчәккә планнар белән таныштырды.
Утырышта, май аенда узачак Бөтенрәсәй туган якны өйрәнү “Ушков укулары”н үткәрү мәсьәләсе каралды. Педагогик хезмәт ветераны Иосиф Камашевның “Иске Гришкин тарихы” китабы тәкъдир ителде. Наил Тимербаев Песәй авылы тарихы турында, Василий Краснов генерал Александр Белов турында язылачак китаплары турында сөйләделәр.
Шулай ук, утырыш барышында юкка чыгучы торак пунктлар, мәктәп музейлары, конкурслар һәм грантларда катнашу мәсьәләләре каралды.
Габделхай Закиров музейга, П.К.Ушковның Казандагы заводы турында мәгълүмат кергән, «История Казани в документах и материалах» китабын бүләк итте.
Катнашучылар туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Виктор Николаевич Соловьевны искә алдылар, истәлекләр белән бүлештеләр. Виктор Николаевичның Менделеевск районы музей эшчәнлегенә зур өлеш кертүен ассызыкладылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)