2 апрель – Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Балачак әкиятләре һәрберебезнең хәтеренә уелып калгандыр, мөгаен. Гомер буе укыган китапларның күбесе онытыла барса да, кечкенә чактагылары үзләренең геройлары, җете сурәтләре белән олыгайгач та күз алдыннан китми. Нәниләрдә китапка карата кече яшьтән мәхәббәт, хөрмәт, кызыксыну уяту максатыннан Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г. М. бу көнне “Чулпан” балалар бакчасында булды.
Матур, төсле китаплар белән танышкач, балалар серле әкият дөньясында сәяхәт иттеләр, сорауларга дөрес җаваплар таптылар. Әкият геройларына әйләнеп “Шалкан ”әкиятен уйнап курсәттеләр. Кече яшьтән үк кулына китап алып карарга ,ә соңрак анда язылганнарны күңеле аша аны үткәреп укырга, начарлыкны яхшылыктан аерырга өйрәнеп үскән балалар безнең киләчәк тормышыбызга ышанычлы алмаш булыр дип ышанып калабыз.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)