1 апрель көнне Сәйтәк авыл клубы “Бәрмәнчек бәйрәме (Вербное воскресенье)” акциясе уздырды. Халкыбызнынң куркәм милли бәйрәмнәре бик куп. Дини бәйрәмнәрнең берсе - Бәрмәнчек бәйрәме. Бу бәйрәм Олы көнгә бер атна кала билгеләп үтелә. Шул уңайдан авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. бер төркем балалар белән котлау открыткалары ясаганнар иде. Бәйрәм көнне “Өйләренә бәракәт, ә гаилә әгъзаларының һәрберсенә сәламәтлек теләп” , йорттан йортка йөреп, өлкән яшьтәге авылдашларга бүләк иттеләр. Шулай ук урамда очраган һәр кешене бәйрәм белән котлап, үз куллары белән ясаган котлау открыткаларны тапшырдылар. Гизатуллина Я.Г. балаларга гореф-гәдатләрне, дини бәйрәмнәрне онытмаска, хөрмәт итергә кирәклеген төшендерде..jpg)
.jpg)