Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Кошларны саклыйк” исемле экосәгать уздырылды.
Китапханәче Галимуллина Г.М. чара барышында балаларны кошлар тормышыннан төрле кызыклы фактлар белән таныштырды, укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр. Кошлар безнең дусларыбыз! Алар корткыч бөҗәкләрне юк итәләр, табигатьне матурлыйлар, сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. Без дә аларга мәрхәмәтле булыйк! Кошларны рәнҗетмик, аларга җимлекләр элик, табигатебезне саклыйк!
.jpg)
.jpg)
.jpg)