Бәзәкә мәдәният йортында «Итәкле кияү» (Аманулла) спектакле

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Авыл мәдәният йортында халык соравы буенча “Итәкле кияү” спектакле кабатлап күрсәтелде. Көлке көне алдыннан әлеге комедия бик отышлы булды. Тамашага килгән халык рәхәтләнеп күңел ачып, купкә яшәреп кайтып китте. Спектакль барышында көлгән тавышлар бер дә тынып тормады дип әйтергә була.

Бу куңелле чарага курше авыллардан да бик куп тамашачылар килгән иде, димәк райондашларыбыз да, бәзәкәлеләр кебек үк театр сәнгатенә битараф тугел. Менделеев муниципаль районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Ектерина Владимировна Шигапова спектакльдә катнашучыларга, аны оештыручыларга рәхмәт сузләрен җиткерде. “Минем куптән моның кадәр көлгәнем юк иде, пьесса эчтәлеге буенча да зур мәгънәгә ия, артистлар да үз рольләрен зур осталык белән башкардылар!” –диде ул.

Бәзәкә мәдәният йорты “Елмай” театр коллективы бик тиздән Республика күләмендә үткәрелә торган “Идел-йорт” конкурсында катнашачак. Зур уңышлар телик, артистларыбызга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International