Сәйтәк авыл клубында “Тапкырлар һәм зирәкләр” интеллектуаль уены

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

4 нче  апрель  көнне Сәйтәк авыл клубында укучылар өчен “Тапкырлар һәм зирәкләр” дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды. Уенның  максаты:   балаларның зирәклекләрен үстерү; булган белемнәрен файдалана алуга ирешү; бердәмлек һәм дуслык хисләрен үстерү иде.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. укучыларның   белемнәрен  куркынычсызлык кагыйдәләре, математик биремнәр,башваткычлар чишү, табышмакларга җаваплар табу өлкәләрендә әзерләнгән биремнәр белән   сынады. Иң кызыксынып үтәгән биремнәре “Минем хыялымдагы өй” дип аталды.Ярышып пазл җыйдылар һәм килеп чыккан рәсемдәге юл билгесенә аңлатма бирделәр. Сорауларга җавап биреп,туган як, районыбыз тарихын белүләрен исбатладылар. Уен азагында һәрберсе авыл клубы әзерләгән буләкләр һәм татлы призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International