Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

 7 нче апрель – сәламәтлек көне. Ул 1948 нче елның 7 нче апреленнән- Бөтендөнья сәламәтлек оешмаларының Уставы кабул ителгән көннән бирле ел саен билгеләп үтелә. Сәйтәк авыл клубы  күләмендә авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. оештырган "Сәламәтлек көне” уңаеннан төрле яшьтәге балалар өчен "Сәламәт булыйм дисәң” дигән чын куңелдән сөйләшүләр, шулай ук спорт төрләре буенча ярышлар оештырылды. Кече яшьтәге балалар күңелле эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Биеклеккә, ераклыкка, скакалкада ярышып  сикерү уеннары бик җанлы барды. Укучылар  теннис уенын бигрәк тә үз иттеләр.  Һәр бала үзенең кайсы өлкәдә сәләтле икәнен күрсәтергә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International