7 нче апрельдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстанның халык артисты Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Шәрәфиевка 80 яшь тулу уңаеннан "Мин театр өчен туганмын " дип аталган әдәби кичә үткәрелде.
Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында эшләп бик күп образлар иҗат иткән артист Т.Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәре буенча куелган спектакльдә Әҗәл образы, "Диләфрүзгә дүрт кияү"дә Галим образы, Н. Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин"ендә Хуҗа образы белән генә дә театр тарихына кереп калырлык персонажларны гәүдәләндергән. Китапханәче китап сөюче авылдашларын артистның тормышы, иҗаты белән таныштырды. Вакытлы матбугаттан артист турында язылган мәкаләләрне укып киттеләр. Кичәдә катнашучылар шулай ук Туфан Миннуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр"дән Әҗәл- Әлмәндәр, "Диләфрүзгә дурт кияү"дән Галим - Диләфрүз монологын укып киттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)