Камай авылы китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

Җир йөзендә иң кадерле әйбер нәрсә? Әлбәттә, сәламәтлек. Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Сәламәтлекне бернинди акчага да сатып алып булмый.

Камай авылы мәктәбендә укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту максатыннан “Табиб киңәшләре“ исемле белешмә сәгате уздырылды.

Балалар  китапханәче Галимуллина Г.М. белән сәламәтлек иленә сәяхәт итеп ,сорауларга дөрес җаваплар эзләделәр. Сәламәтлек- кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына ,кеше үзенең теләк- омтылышларына ирешә ала. Шуңа күрә дә аны яшьтән үк саклый белергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International