Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

10 нчы апрель көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Саумы сез, кошкайлар!" дигән чара уздырдылар. Кошлар турында викторина, 2 команда арасында "Кем күбрәк белә?" дигән тема астында ярыш, канатлы дусларыбыз турындагы мультфильмнар карау -барысы да балалар күңеленә хуш килде. 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен әзерләнгән чараның икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: балалар кошларга карата мәрхәмәтле булырга, аларны яратырга һәм һәрчак булышырга әзер булулары турында сүз бирделәр.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International