Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрель көнне Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре авыл библиотекасы белән берлектә “Олы көн уеннары” исемле күңел ачу кичәсе уздырды. Ял кичәсенә авылыбызның төрле яшьтәге балалар җыелган иде. Олы көн -Пасха уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре  балаларга хәрәкәтле уеннар тәкъдим иттеләр. Бар уеннарда төп рольне, әлбәттә , буялган  йомырка  “крашенка” уйнады. Балалар “Җәза бирешле” уенында биремнәрне бик теләп үтәделәр.Түгәрәктә утырып , йомырка әйләндереп җәзалар алдылар. Эстафеталарда катнаштылар. “Калакта йомырка йөртү”,”Көрәктә йомырка алып килү”, “Боулинг “ уеннары бик җанлы узды. Ә инде Усиков Вадим белән Хисамов Данисның  ярышып йомырка әйләндерү конкурсы иптәшләренең көчле алкышларына күмелде. Кечкенә кызларыбыз Миронова А. белән Тарасова А. йомырканы идәннән калак белән әйләндереп алып килү ярышында  үзләренең  бик җитез икәнлекләрен күрсәттеләр Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.һәр бәйгедә җиңүчеләрне татлы призлар белән билгеләп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International