Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

11 апрель көнне Татар китапханәсе 7нче “Алтын балык” бакчасы белән берлектә,“Хуш киләсез, кошкайлар!” дигән кошлар көне уздырды.

Китапханәче Хафизова Г.Р. слайдлы презентация аша, балаларны туган якларына кайтучыкара карга, сыерчык, тургай, сандугачһәм башка кошларбелән таныштырды, алар тормышыннан кызыклы мәгълүматлар бирде, матур китаплар тәкъдим итте. Сабыйлар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Алдан, сыерчык оясы ясау конкурсы игълан ителгән иде.Конкурска нәтиҗә ясап, балаларга баллы приз һәм аларның әтиләренә, бабайларына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ахырда “Сыерчык һәм күке” мультфильмын карап, фикер алышу да сабыйлар өчен бик файдалы булды.

Балалар, тәрбиячеләре белән берлектә, сыерчык ояларын бакчада урнаштырып, кошларны күзәтеп барырга теләк белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International