Галәмгә сәяхәт

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Элек-электән йолдызларның серле җемелдәве һәм күкнең чиксезлеге кешеләрне үзенә җәлеп иткән. Кешеләрнең күк серләрен өйрәнү өчен кош кебек очасылары килгән. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. бу көнне укучыларны космик сәяхәткә чакырды.

Галәм киңлекләренә сәяхәт итеп балалар күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар тупладылар, сорауларга җаваплар эзләделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International