Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман

2018 елның 13 апреле, җомга

Китапханәчеләр Галимуллина Г.М., Хафизова Г.Р., Яраханова Р.Р. Түбән Кама шәһәрендә “Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар.

Конференция милләтебезнең горурлыгы  - тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче, дини реформатор, исламият белгече Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланды. Биредә Казан, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Әлмәт, Зәйдәнкунаклар җыелды.

Катнашучыларны Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Хәбибуллин Р.И. сәламләде. Конференция барышында ТР Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Һадиев И.Г., ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Заһидуллин А.Җ., Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган укытучысы Шәрипов Ә.М., “Көмеш кыңгырау” газетасы баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Сафин Ф.М., Түбән Кама педагогия көллиятенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Ф.А., Түбән Кама шәһәре җәмигъ мәчетенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Сәлимҗан хәзрәт Домнин һәм башка шундый мәртәбәле шәхесләр чыгышлары тыңланды. Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга китапханәләре үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Конференция эшчәнлегенә резолюция кабул ителде.

Үзәк китапханә, Үзәк балалар китапханәсе, Г.Тукай паркы, Түбән Кама шәһәре буенча экскурсияләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International