Гаҗәеп һәм серле космос

2018 елның 13 апреле, җомга

12 нче апрельдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре космонавтика көне уңаеннан "Гаҗәеп һәм серле космос" дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрделәр.

Залда космонавтикага багышланган китаплардан күргәзмә оештырылган иде. Сафина А.А. һәм Мухаметзянова А.Х тамашачыларны космоска очуның тарихы белән таныштырдылар, шул уңайдан балалар космос темасына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннарда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International