Галәм кинлеклэре буйлап

2018 елның 13 апреле, җомга

Иске Гришкин авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә укучылар өчен Космонавтика көне уңаеннан «Сын Земли» исемле танып белү сәгате үткэрелде.

Балалар космонавтика тарихы,  серле галәм дөньясы турындагы белемнәрен кинәйттеләр. Әлеге чарага «Галәм кинлеклэре буйлап» дигән китап күргәзмәсе һәм стенд ясалды. Укучылар беренче космонавт, кояш системасы, планеталар турындагы китаплар белән таныштылар. Зур кызыксыну белән «Всё о космосе» викторинасы сорауларына җавап эзләделәр, галәм турында табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар.  Кәгазьдән очкычлар ясап еракллыкка очыртып ярыштылар, соңырак һәрәкәтле уеннар оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International