Тойгуҗа авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе

12 нче апрельдә  Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре космонавтика көне уңаеннан "Гаҗәеп һәм серле космос " дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрделәр. Залда космонавтикага багышланган китаплардан күргәзмә оештырылган иде. Сафина А.А. һәм Мөхәмәтҗанова А.Х.  тамашачыларны космоска очуның тарихы белән  таныштырды, шул уңайдан балалар космос темасына багышланган викторина сорауларына җавап  бирделәр, уеннарда  катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International