12 апрельдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китпханәче белән берлектә космос көненә багышланган «Космоста яшәү» дип исемләнгән танып белү сәгате уздырылды. Беренче космонавт Ю. Гагарин турында әңгәмә үткәрелде. Балалар «Космоста яшәү» дигән презентацияне бик яратып карадылар. Космсоста яшьләрнең биттән агып төшмичә, җыелып торуы, космонавтларның ничек юынулары, ашаулары, йоклаулары, ачык космоска чыгулары, скафандрның төзелеше аларга зур яңалык булды.
.jpg)